Тэтимол 2015

УЧАК, диал. (себ., миш.) уцак, уцақ «очаг, костёр; горнушка, загнетка; шахта, рудник» ~ чув. (Сергеев 1971: 60) учах, вучах, вочах, вычах, мучах, мар. (Иванов, Тужаров: 25) вазак, вазака, мар. Т. вацак, удм. учог, мучог, очаг id. < гом. кыпч., уйг., чыгт., бор. төрки, бор. монг. (Поппе 1938: 262) һ.б. očaq (> башк. усақ, нуг., каз., к.-калп. ошақ, кырг. очоқ) «учак; мич», кр.-тат., кар., гаг., аз., төр. һ.б. угыз. очағ, оҗақ (төр. ocak) «учак, ут урыны; мич, әүсәк; тимерче алачыгы; шахта, кян» (төр. телендә ш. ук «плантация; клуб; династия; ясле; верфь; яничәриләр оешмасы һ.б.ш.») > ком. оҗақ, ожақ «өй, гаилә; учак», к.-балк. оджак «мич торбасы, элекке турыга ачык морҗа» << (төркм.) ооҗак << (алт.) оочақ, (Баскаков 1972: 236) оочаң «учак» ~ тув. оҗуқ, хак. очых, як. осох < бор. төрки (ДТС: 362) očuq, otčuq «учак, мич». Чыгт. očaq сүзенең (к. Радлов I: 1042–1136; Поппе, Op. cit.) «учак» мәгъ. белән беррәттән «мәхбүсләрнең муенына кидерелә торган тимер коршау» мәгъ. бар – ул тәүдә «коршаулы тимер өчаяк» мәгънәсеннән күчерелгән булса кирәк (тат. һәвәскәр этимологиясендә – Радлов буенча – учак сүзен үчаяк «өчаяк» нигезеннән дип фаразлау юкка түгел). Чаг. ш. ук алт. от аjақ «учак».

Учак – халык тарихын ачык чагылдыра торган сүзләрнең берсе. Күрәсең, ул ōтчақ ~ ōтчуқ – утны, ут иясен иркәләп атау сүзеннән килә (чаг. хәз. тат. җылыкай). Типологик рәвештә ут – мифик зат, җан иясе, рух итеп күзалланган. Бор. төркиләрнең тимерчелек белән актив шөгыльләнүе учак сүзенең «шахта, рудник» мәгъ. чагыла; сәлҗукларда оҗақ «утыз гаилә берлеге» – бор. төркиләрдә утызлык – иҗтимагый оешмаларда популяр сан булган (к. Утыз ).

Учак < очақ сүзе төрле мәгъ. төркиләр белән күрше барча халыклар теленә кергән. Фин-угор телләренә ул төрле чыганаклардан (болг., тат., рус.) берничә тапкыр алынган. Рус. очаг бәҗәнәк теленнән булса кирәк (ауслаут шуны күрсәтә, чаг. печенег). Гордлевский I: 80–100; Räsänen 1969: 356; Мухамедова 1973: 135; ЭСТЯ I: 422–425; ССТМЯ II: 29; Федотов I: 134–135; Аникин: 434.

Дерив.: учаклы, учаксыз; учаклык.



Предыдущая статья            Следующая статья