Тэтимол 2015

УЧ, диал. уц «ладонь, горсть» ~ чув. уç, уçă, ывăç, ывçă id. < гом. кыпч.: башк. ус, көнб. кыпч. уwыч, нуг., каз., к.-калп. уwыс, кырг., алт. ууч, уучи, алт. диал. ооч > алт., шор. ош, оош > хак. оос id. Икенче бер линия: себ. (Тумашева 1992: 33) ауыц ~ кр.-тат., уйг. авуч, госм. абуч, төр., аз., чыгт. (Будагов I: 115; Поппе 1938: 47) ауч, ауҗ, үзб. диал. һавуч «учлам» ~ бор. төрки (ДТС: 70–71) avuč, awut, avut id.; көтелмәгәнчә (ДТС: 14, 16) adut, aδut варианты да бар. Шуны әйтергә кирәк, күпчелек очракларда бу сүз «учлам» мәгъ. килә, «кул табаны» мәгъ. башлыча тат., башк. телләрендә.

Г. Рамстедт (1957: 118) төрки аwуч < абуч сүзен иске монг. abuča сүзеннән монг. abu- «алу» фигыленнән дип язган, шуннан соң еш кына аның этимологиясе кабатлана (к. Räsänen 1969: 3; ЭСТЯ I: 409–410). Ләкин adut варианты бу фаразга каршы. Ихтимал, ул бүтән тамырдандыр? К. ш. ук Федотов I: 469 (гадәтенчә, тат. сүзен искә алмый).

Дерив.: учлы, учсыз; учлык (бер учлык); учла-у (бу сүзнең параллельләре төрки телләрдә «тоту» мәгъ. киң таралган: каз. диал. ŏшла-у > себ. ошла-у «тоту, алу», к. Тумашева 1992: 162); учма (бу сүзнең ясалышы ачык түгел: уч- «тотамлау» дигән фигыль булмадымы икән, ди Э.В. Севортян); учмарла-у ~ башк. усмарла-у (к. ТТДС II: 333; БТДҺ: 358) «учка алып карау, йомарлау» ← *учмар, ш. ук уч- дигән фигыль булганлыгын белдерә шикелле.



Предыдущая статья            Следующая статья