Тэтимол 2015

УФТАН-У, офтан-у «сожалеть о содеянном, сокрушаться по поводу своих ошибок и т.п.» < чыгт., иске уйг. һ.б. уфтан- id. < бор. уйг. *овтан- < обутан- «үзеңнән оялу» ← овта- < обута- «оятлау» (кайт. юн.); бу фигыль исә чыгт. (Боровков 1961: 230–233) ōвут, оғут, бор. төрки (ДТС: 603, 619) ubut, uvut «оят, гарьлек» сүзеннән (к. ш. ук Мухамедова 1973: 180); бу сүз, ихтимал, ойат < уйат (к. Оят ) сүзе белән бердәйдер (хәер, Э.В. Севортян бу фаразны кире кага).

Овутан- фигыленең икенче бер үзгәрешләр филиациясе – ком. (< аз. диал.), төркм., төр., гаг. утан- «оялу, уңайсызлану», к. ЭСТЯ I: 609–610.

Бу угыз линиясенең бер чагылышы – чув. вăтан- «оялу» булса кирәк, тик М. Федотов (I: 113), М. Рясянен эзеннән барып, чув. сүзен бор. төрки ud, uδ «оят» сүзенә турыдан-туры кайтарып калдыра. Халык этимологиясендә уфтан-у сүзен уф ымлыгына бәйләү очрый (уф-ф та уф-ф дип уфтана дигәндә бу бик ачык чагыла).

Дерив.: уфтаныл-у, уфтаныш-у, уфтандыр-у; уфтанчык.



Предыдущая статья            Следующая статья