Тэтимол 2015

УТЫР-У, (Троянский I: 127) ултыр-мак, себ. (Тумашева 1992: 163, 225) олтур-у, олтыр-у, олт-у > улт- «сидеть, садиться» < гом. кыпч., к. башк. ултыр-, нуг. олтыр-, кр.-тат., кар., куман., уйг., чыгт., гом. угыз. олтур- id. ~ бор. төрки (ДТС: 366, 367) oldur- «утыру», oltа- «утырту» ~ алт. олтар- ~ себ. (Тумашева, Op. cit.) олтуз-у, ултус-у, алт. олтыс- «утырту». Барча бу вариантлар бор. төрки *ол- «утыру» ~ ол «утыру, утырышу өчен махсус киез, кәвер; утырыш; киңәш; җыен» тамырыннан киләләр, ләкин мәгънәви-морфологик структуралар төрлечәрәк. Төрки телләрнең күпчелегендә бик иртә (к. ДТС: 374; ЭСТЯ I: 489–492) -л- авазы төшерелеп, ōтыр- < ōтур- варианты йөкл. юн. икәнлеге дә онытылган булса кирәк. Рясянен (Räsänen 1969: 361) бүтәнчә аңлата: ултыр- < олтур- < *olutur «утырып кал; утыра тор» ди.

Чув. лар- (< *ŏлар-) ~ тув. олур-, як. олор- «утыру» сүзе дә тәүдә ол- фигыленең йөкл. юнәлешеннән булса кирәк; чаг. як. олох «урын; урындык», олорт- «утырту» < бор. төрки (ДТС: 366) olγur-, olγurt, olγut- id. > олут- > себ. (к. югарыда) олт-, улт- «утыру». Төрки телләрдә йөкл. юн. формасының төп юн. мәгънәсен алуы – киң таралган күренеш. Чаг. ш. ук урын < олур-ун.

Дерив.: утырыл-у, утырыш-у, төрле мәгъ. утырт-у; утыргыч, төрле мәгъ. утырма, төрле мәгъ. утырыш һ.б. тагын егермедән артык нигез сүзе. К. Утрак, Утырдаш, Утырышчы. Чаг. Утрау.



Предыдущая статья            Следующая статья