Тэтимол 2015

УТЫЗ, себ. утыс «тридцать» < гом. кыпч. отыз, башк. утыҙ, кырг., к.-балк., кар., кр.-тат., гом. угыз. отуз, уйг. оттуз, чыгт. олтуз ~ кырг. диал. олтус id. М. Рясянен буенча (к. Федотов I: 113–114), гом. төрки олтур- «утыру» сүзе белән тамырдаш, чаг. себ. (Тумашева 1992: 163, 225) ōлтуз - > ултус- «утырту» ← бор. төрки ол- «утыру» (к. Утыр-у ). Хикмәт шунда: элекке төрки, кидань, монг. җәмгыятьләрендә югары киңәш органы (ханнан башка) утыз кешедән гыйбарәт булган һәм алар махсус киездә-шыйлыкта утырып мәҗлес корганнар. Бу хакта төрле мәгълүматлар шаһитлык итә. Мәс., 442–445 нче елларда һуннарның башлыгы утыз яраны белән христианлыкка чыга, диелгән (Гукасян 1981: 79); бор. төрек-сәлҗукларда күчмәче һәм хәрби берек – оҗақ утыз кешедән торган (Гордлевский I: 86–87); тунг.-маньч. кусун, гусин «идарә, көч, хакимият» бор. монг. ғучин < ғурчин «утыз; утыз зат» сүзеннән (ССТМЯ I: 175) һәм көч < күч сүзе дә шуннан дигән фараз бар; монг. дәүләтләрендә (ш. ук бор. грекларда да!) төп киңәш органнарында һәрвакыт утыз әгъза булган һ.б.

Утыз < олтуз сүзенең борынгырак яңгырашы, безнеңчә, *олтурғы ~ олтурғ, шуннан чув. вăтăр «утыз». Тат. утырдаш, ихтимал, бор. утыр «утырыш, киңәш» сүзеннән үк киләдер.

Як. отут «утыз» һ.б. кайбер вариантлар этимологиягә әлләни өлеш кертмиләр (як. телендә -з > -с > -т күчеше соңрак килеп чыккан). К. ш. ук ЭСТЯ I: 489 (Э.В. Севортян М. Рясянен фаразына каршы, ул олтуз варианты диссимиляция юлы белән оттуз яңгырашыннан килеп чыккан димәкче, ләкин төрки телләрдә мондый диссимиляциянең аналоглары юк).

Дерив.: саннар өчен регуляр; элек утызлы «утыз шәм көчендәге» керосин лампасы бар иде; утызлык «утыз сумлык (акча)» хәзер кулланылмый.



Предыдущая статья            Следующая статья