Тэтимол 2015

УТРАУ[утраw] «остров», диал. (Тумашева 1992: 227) утрач, гом. диал. утыраw ~ каз. отрау id. – күп. төрки телләрдә юк, шунлыктан Радлов (I: 1709) бу сүзне рус. остров сүзеннәндер дип тә язган. Ләкин бор. төрки (ДТС: 374) otruγ, oturuq «утрау» мондый фаразны бөтенләй юкка чыгара (киресенчә – рус сүзе төрки телләрдән түгелме икән әле?). Тат., башк. утрау сүзенең параллельләре башлыча Себер төрки телләрендә: алт. диал. (Радлов I; 1116; Баскаков 1972: 235, 237) оттырағ, одру, одруу, оттырайы, хак. олтурух, олтырых ~ себ. (брб.), алт. диал., хак., госм. орталық, ортолық, тув. ортулуқ һ.б. «утрау». Тат. утрач (к. югарыда) < кар. отрац, отрач, отраш, отураш, отлач, куман. otrač, бор. кыпч. otrač, utrač аерым бер линияне тәшкил итә. Гомумән, бу сүзнең тамыры-ясалышы томанлы: урталык варианты халык этимологиясе нигезендә туган. Joki 1955: 245; Räsänen 1969: 387; Федотов (II: 295 ап-ачык татарчадан алынма – чув. утрав «утрау» сүзен русчадан алынган ди: тат. һ.б. төрки параллельләрне бөтенләй белми). Рус. ольтарак, ольтарик «утрау» ~ яз. монг. oltorok «архипелаг», бур. олтирог «утрау, архипелаг» тур. Аникин: 423 (утрау < *ултырағ сүзен урта < орта сүзе белән баглауның шикле икәнлеген билгели).

Элекке заманнарда безнең күчмәнче бабалар еш кына аерым-аерым җәелгән шыйлыкларда ачык һавада корлар оештырып – яшь группалары буенча төркемләшеп утырыша торган булганнар (коры яклардагы озын, аяз җәйләр моңа уңай шартлар тудырган). Безнеңчә, бик ихтимал ки, утрау < ултыр-ағу «утыру – табын урыннары» сүзеннән, ягъни сулыктагы утраулар табын киезләренә охшатылган. Хәз. тат. сөйләшләрендә дә, мәс., яландагы җиләкле урынны «утрау» дип атау очрый. Башк. сөйләшләрендә (Җ. Киекбаев) утрау «таулы җирдә тигез урын, җәйләү өчен уңай җир». К. Утырач, Утыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья