Тэтимол 2015

УТАУ I[утаw] (Тумашева 1992: 227) «шалаш (на поле, в пути); ложе новобрачных» < гом. балк. отаw (к.-калп. отоw, кырг. отоо) «зөфаф тирмәсе; зөфаф кичәсе өчен әзерләнгән махсус бүлмә», нуг., уйг. отаw «кечкенә тирмә, юл яисә көтүче тирмәсе» < бор. төрки (ДТС: 373) otaγ «куыш, тирмә; чатыр» ~ яз. монг. otuγ «зур учак; балаган, шалаш» > хәз. монг., бур., эвенк. отог id. > рус. (Себ.) отоги, атог, отог «кышын кола яланда куну – йоклау урыны – калау, учак янында ясалган пана, талта, ышыклык» һ.б., к. ш. ук хак., тув. одағ, алт. оодағ «учак; юлчыларның ял урыны» һ.б.

Себ. (Тумашева 1992: 162) ōду, алт. оду «алачык», одоң «учак; ирү, тукталыш» ~ уйг. диал., угыз. (> кар., кр.-тат.) ода «кунак бүлмәсе, зөфаф бүлмәсе; гомумән зиннәтле бүлмә» аерым -д- линиясен тәшкил итә; к. ш. ук як. отуу «шалаш; учак», төр. oda «канцелярия, кабулханә һ.б.ш.»

Иске тат. (М. Гафури һ.б.) утақ, каз., чыгт., уйг. диал., госм. отақ «читән өй, шалаш» -ғ > -қ линиясеннән. Шулай итеп, тат. телендә бер тарихи лексик берәмлекнең өч филиациясе бар, бүтән төрки телләрдә дә шул ук хәл – ике яки өч вариант табыла. Гомумән, ошбу сүзнең фонетик вә мәгъ. вариантлары бик күп, к. ЭСТЯ I: 284–287 (ничек кенә тәфсилле булмасын, Э.В. Севортян да барча вариантларны исәпкә алып бетермәгән: тат. оду һәм утақ искә алынмый).

Утау < отағ < *отағу сүзен оот, оод «ут» нигезеннән дип уйлыйлар; чаг. чыгт., кырг. диал. оттақ, оттоқ «тирмә» << отлағ «учак урыны» (-лақ < -лағ билгеле урын-төшне белдерүчән кушымча: қышлақ, диал. язлақ һ.б.ш.). Гомумән, бу сүз тур. күп язылган: Будагов I: 119; Joki 1955: 249; Räsänen 1969: 139; Doerfer II: 68; ССТМЯ II: 28; Аникин: 432, 596; Ногайцы 1988: 231 (туй-зөфаф тирмәсе отавның сызымы-рәсеме бирелә); Добродомов 2008: 226–228.

Утау тат. телендә хәзер сирәк очрый, аның деривациясе һ.б. онытылган. Башк. (БТДҺ: 358) утау йебе «утауның ишеген бикләгән ефәк бау – кәләшнең кызлыгы символы, аны яшь кәләш каенсеңлесенә бүләк иткән».



Предыдущая статья            Следующая статья