Тэтимол 2015

УТАР «загороженное пастбище; загороженные угодья (без жилья); пасека», иск. «хутор, имение (помещика)» > мар. отар, удм. утор «утар», чув. учар, отар «умарталык; хутор» < гом. кыпч. отар, кырг., алт., як. отор, тув. одар «утар; авылдан ерак торган утлавык; гомумән үләнле җир, утлак» ~ яз. монг. otar id.; Г. Рамстедт фаразынча, рус. хутор сүзе дә ошбу сүздән (Ramstedt 1935: 29). К. ш. ук Будагов I: 109; Velidi: 287.

Утар, күрәсең, ут «үлән» сүзеннән, ләкин ясалышы ачык түгел; бик ихтимал, ута- < ота- (к. Ута-у ) «утлату» фигыленнән, утар җир < отар йэр «утлатырлык җир» сүзеннән эллипсистыр. Räsänen 1969: 367; ЭСТЯ I: 487–488; Федотов II: 294–295. Рус. отара «сарык көтүе» төрки телләрдән, тик конкрет чыганагы билгесез. Фасмер III: 169.



Предыдущая статья            Следующая статья