Тэтимол 2015

УТАМАН (әстр.) «костровой». Кайберәүләр бу сүзне «ут аман булсын» дигәннән дип аңлаталар. Атаман сүзе дә шуннан диләр. К. Атаман.

Без андый аңлатмага шикләнеп карыйбыз. Бәлки элекке төрле группаларның атаманы да, утаманы булгандыр (элекке заманнарда, бигрәк тә явым-төшемле көннәрдә, төрле юлаучыларга ут саклау проблема булган ич). Ут саклау өчен җаваплы кеше ут агасы дип тә аталган (хәер, бу сүзне «ут – үлән, печән – өчен җаваплы кеше» дип тә аңлаталар).



Предыдущая статья            Следующая статья