Тэтимол 2015

УТ I«огонь» < гом. кыпч. от < бор. төрки (ДТС: 372) ot, ōt, як. уот, төр. od, ot, төркм. оот, од, чув. вот, вут (бу вариантлар бернинди дә яңа мәгълүмат бирми), яз. монг. od һ.б. id. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 483–484) бор. ot- «өтү» сүзен дә от сүзенә тамырдаш итеп китерә, ләкин, безнеңчә, бу шиклерәк.

Мисаллардан күренгәнчә, ут << оот ниндидер бор. сүздән кыскарган. Этимологлар ут I һәм ут II сүзләренең кардәшлеге тур. сүз ачмыйлар, ләкин, безнеңчә, аларның бердәйлек – гомогенлык ихтималы юк түгел (ут «үлән; утын» була ала). Räsänen 1969: 366; Федотов I: 133–134.

Дерив.: утлы, утсыз; утлык; диал. утлач; неол.: утчык, утчыл . К. Утын, Учак.



Предыдущая статья            Следующая статья