Тэтимол 2015

УСТАН (Будагов I: 139), усты, устыға (Тумашева 1992: 227) «основание печи; шесток (кузлык, мич авызы)» – устуған «мәетләр куела торган сарай» (Тумашева, Op. cit.) сүзе белән бердәй: бу сүз себер татарлары арасында кайчандыр зәрдүшт дине яисә буддизм таралганлыгы тур. сөйли, чөнки нәкъ шул диннәр буенча мәетләрне күммәгәннәр, ә махсус кирпечтән эшләнгән урыннарда яндырганнар (шуннан «мич казнасы», «махсус учак урыны» мәгъ. килә) яисә махсус киртәләнгән урынга илтеп ташлаганнар һәм аларны ерткыч кош-кортлар, җәнлекләр ашап бетерә торган булган (Монголиядә һәм Тувада бу гадәт-йолалар XX г. кадәр дәвам иткән). «Мич» һәм «мич казнасы» мәгънәләре бор. устуханнарда мәетләрне яндыру белән баглы.

Устуган сүзе Иранда һәм Урта Азиядә «атәшханә – изге ут янып торган махсус корылма» мәгъ. озак вакыт сакланган, к. Остохан. Гомумән, бу сүз иске фар. устухон «сөякханә» сүзеннән, аның тамыры асту, усту – гом. һинд.-евр. сүзе, к. авест. asti, бор. һинд. asthi ~ грек. όςτεον, лат. ōs, ossis «сөяк» (→ лат. ossuarium «оссуарий, мәетнең сөякләре куела торган әрҗә») ~ рус. кость; себ. тат. усты варианты бор. фар. теленнән килә микән, әллә устуган сүзеннән кыскартылма микән – әйтүе кыен. Бируни 1995: 478–480.

Дерив.: устанлык.



Предыдущая статья            Следующая статья