Тэтимол 2015

УСАЛ I«злой; лихой, крутой», диал. (миш., к. Һ.Такташта: Син гомереңне усал исем белән... чикләдең) «нехороший, недобрый» > чув. усал, мар., морд. осал «явыз, яман» < гом. кыпч., уйг., чыгт. осал, тув. озал, үзб., к.-балк., аз. усал «зәгыйфь, ялкау, кәй; начар»; чыгт., уйг., к.-балк. осал, кырг. «начар»; кр.-тат., ком. (диал.) осал «юаш (!)». Исем мәгънәләре: чув. усал, иске чыгт. – иске монг. (Поппе 1938: 271) osal «хаталык», фар.-таҗ. усал «фетнә», як. осол, оһол «афәт; каза; игътибарсызлык; кинәтлек» > эвенк. (ССТМЯ: 29) оһол id. ~ яз. монг. osul «игътибарсызлык» (ССТМЯ II: 29) һ.б. (к. ш. ук Ушал ). Бор. төрки (ДТС: 616) usajuq, usal «гамьсез», usan- «гамьсезләнү» сүзләреннән чыгып, сүзнең ясагыч нигезе уса- < оса- «ялыгу; гамьсезләнү» дип карала (ЭСТЯ I: 479–481); к. ш. ук төр., бор. төрки (ДТС: 616) us- «дип уйлау; ялгыш уйлау». К. як. осой- «ябыгу, начарлану», эвен. ус «явызлык, начар». Гомумән, бу сүзнең тарихы-этимологиясе катлаулы; кушымчасы (исем-сыйфат ясагыч) монг. телләренә аеруча хас. Räsänen 1969: 365–366; Doerfer 1968; ЭСТЯ I: 606–607; Федотов II: 290.

Дерив.: усаллык; усаллан-у, усаллаш-у, усаллат-у; (ТТДС I: 457) усалла-у; усалсыз («явыз ниятсез», мәс., мыскыллау яки сүгү тур.). К. Усан-у, Ушал.



Предыдущая статья            Следующая статья