Тэтимол 2015

УСАК «осина, осиновый» ~ чув. (Ашмарин IV: 35, V: 398; Сергеев 1971: 53) ăвăс, увăс, вус, выс, высă, ĕвĕс, ус ~ гом. кыпч. осақ < себ. (ДС II: 43) аусақ < себ. (Радлов I: 82), алт. апсақ, шор. аспақ ~ бор. ним. Aspa (хәз. ним. Еspе), латыш. apse, литв. apuse ~ рус. осина (← ос-ина) id. Гомумән, китерелгән (һәм монда китерелмәгән) материалдан күренгәнчә, ике филиацияне аерырга мөмкин: берсендә *-р- (п) сакланган (шуңа тат. усак та керә), икенчесе – чув., ш. ук хак. диал. ос, рус. ос – ул *-р- сакланмаган.

Усак сүзенең таралышыннан чыгып, һинд-евр. телләреннән алынган дип уйлыйлар. Бу агачның таралышы, бик ихтимал ки, сонгый сәбәпләр – махсус утырту һ.б. нәтиҗәсендә киңәйтелгәндер – усак агачы белән төрле ышанулар, легендалар баглы (к. Фәтхиев Ф. Усак яфраклары шаулавында... // Өмет, Уфа, 1997: № 66; к. ш. ук МНМ II: 266–267). Һинд-европалыларның сугыш кораллары усактан ясалган һ.б. ЭСТЯ I: 607–608; Гамкрелидзе-Иванов II: 940; Федотов I: 80–81 (арытабангы әдәбият китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья