Тэтимол 2015

УС (Тумашева 1992: 227) «мастер; кузнец» ~ кырг., уйг., чыгт., бор. төрки (ДТС: 620) ūz > алт., хак., тув. ус, як. уус ~ төркм. һ.б. (Мухамедова 1973: 182) ууз «мастер; кямил, осталарча эшләнгән», аз. (АДДЛ: 394) уғуз «белгеч» ← уғ ~ уқ «аң-белем» (?). З. Мөхәммәдова бор. заманда Ууз исемле оста яшәгәнлеге тур. легенда китерә. Чаг. Ос. ЭСТЯ I: 569.

Дерив.: иске тат., госм. узман «мастер; специалист; фокусчы».



Предыдущая статья            Следующая статья