Тэтимол 2015

УРЫС «русский; христианин» ~ мар. уруш, ыруш, руш, чув. вырăс, удм. җуч id. ~ гом. кыпч. орус, урус (һ.б. телләрдә охшаш яңгырашта) «урыс». Кайбер хезмәтләрдә Урус дигән төрки исемне «урыс» дип тәгърифләү очрый, хәлбуки бу дөрес түгел: элекке яз. ядкәрләрдәге урус дигән кеше исеме Ураз, Уроз, Уруз «бәхет тәңресе»ннән килә (к. Ураз). Федотов I: 138–139.

Идел-Урал регионында урыс һ.б. сүзләр белән ясалган фразеологизмнар үзара калькалаштырылган, мәс., тат. урыс атнасы, урсатна ~ мар. рушарня, чув. вырсарни, удм. җуч арня «якшәмбе» һ.б. Урыс сүзе белән ясалган егермеләп фразеологизм БТДҺдә китерелә.

Дерив.: урыслы, урыссыз; урыслык; урыслаш-у, урыслан-у; урысча; к. Урыс-улак.



Предыдущая статья            Следующая статья