Тэтимол 2015

УРЫН I«место; лежанка, ложе; служебное место» < гом. кыпч. орун, оруун, каз., к.-калп., чыгт. орын ~ алт., тув., як., монг. орон, к. ш. ук куман. оруу, алт. ору, монг. оро id., яз. монг. oran id. Бу сүзне Э.В. Севортян бор. төрки or- «кую, салу» сүзеннән дип бара. Безнеңчә, урын < орын < орун < олур-ун < олур-гун, ягъни олур- «утыру, утырту» сүзеннән, к. Утыр-у. Чув. вырăн «урын» болг. теленнән, әмма болг. теленә кыпч. телләреннән килүе ихтимал.

Урын сүзенең «хезмәт урыны, дәрәҗә» мәгънәсе шуннан килә: күп кенә тарихи-этнографик хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, элекке хәрби-феодаль җәмгыятьләрдә һәр мәсьүл кешенең хан, би табынында-киңәшендә аерым билгеләнгән урыны – «утырыр җире» булган, «фәлән кабилә вәкиле ханның уң ягыннан дүртенче урын» һ.б.ш. К. Байтирәк, Мөчә, Оча. ЭСТЯ I: 477–478; Федотов I: 137–138; Аникин: 428–429 (рус. диал. орон «сәке» тур.); İnan I: 241–254.

Дерив.: урынлы, урынсыз; урынлык; диал. урынча . К. Урна-у; Урындык; Урнык-у.



Предыдущая статья            Следующая статья