УРЫК III: урык-сурык «урывками, спорадически» ~ башк. урык-һурық, чув. (к. Федотов II: 301) үрĕк-сүрĕк «сәлкәү, игътибарсыз», тув. ууруқ-суурук «урык-сурык, төрле вакытта». Чув. (Федотов II: 285) урăм-сурăм < орăм-сорăм «котырынкы; котыру рухы» сүзе дә ничектер урык-сурык сүзе белән баглы булса кирәк (М. Федотов тат. сүзен белми бугай, ул чув. сүзен гар. хäрäм «әрәм, хәрәм» сүзе белән багламакчы). Барча китерелмеш урык сүзләренең тамырдаш булуы ихтимал. |