Тэтимол 2015

УРТАКЧЫЛ, (Будагов I: 122–123) уртакшыл, себ. (Тумашева 1992: 163) ōртакцыл «перпендикуляр; перпендикулярный» – ясалма термин булса кирәк, югыйсә гом. тат. телендә уртакчыл «уртаклап, уртакка эш итүне (мәс., сату-алуны) яратучан» мәгъ. кулланыла. Ләкин уртакчыл «перпендикуляр» сүзен ясаучылар уртак сүзенең «урта, уртадагы» мәгънәсен белгәннәр, күрәсең. Һәм бу кызыклы факт.



Предыдущая статья            Следующая статья