Тэтимол 2015

УРТАК «общий», диал. «община» < гом. кыпч., уйг., алт., хак., угыз., урта төрки ортақ, ш. ук «сәүдәгәрләр кәрваны; компаньон; иптәш» (к. Будагов I: 122–123; «кәрван >> иптәш» мәгъ. күчеше төрки аргыш һәм рус. товарищ сүзләрендә дә күзәтелә); яз. монг., чыгт. телләрендә (Поппе 1938: 271) ortaq «компаньон» мәгъ. бердәнбер сүз; Чыңгыз токымнары дәүләтләрендә бу сүз – дәүләт сәүдәчеләрен белдергән; чув. вăртах һәм уртакçă туйда төрле җаваплы кешеләр («кода-кодача», «туйда бүләк өләшүче», «кияү егете», к. Прокопьев: 13–15), шундый ук «туй мәгънәләре» керәшеннәрдә дә булган (к. Федотов I: 112), бор. төрки (ДТС: 371) ortaq, ortuq «иптәш»; уртак сүзен «авылдаш, иптәш» мәгъ. куллану кышкы нардуган йолаларында да теркәлгән (к. ТТДС II: 330) – бу хәл, безнеңчә, татар халкы составына кергән уйгур-үзбәк компонентыннан килсә кирәк. ЭСТЯ I: 476–477 (Э.В. Севортян бу сүзне бор. *орта-, *орту- фигыленнән дип исәпли); Velidi: 124–125, 309–311. К. Урда, Урта, Уртан.

Дерив.: уртакчы; уртакла-у . К. Уртакчыл.



Предыдущая статья            Следующая статья