Тэтимол 2015

УРТА «середина, средний» < гом. кыпч. орта, гом. төрки орта, орту, тув. ортаа, як., кырг., алт. орто, уйг. (Радлов I: 1073) орду, чув. вăта id.; бу сүзнең метатезаланган отра, отру яңгырашлары да бар (к. Räsänen 1969: 365; ЭСТЯ I: 473–475), к. Утра-у.

Урта < ортан < ортаң «уртадагы, үзәктәге» формасы соңрак килеп чыккан, к. Уртанчы. Федотов I: 112–113.

Дерив.: уртача; урталы, уртасыз; урталык; уртала-у «урталай бүлү», шуннан урталайын > урталай; диал. уртачы «арадашчы, адвокат»; уртамык «начарга тартым». Урта кул тәгъбирендә кул төрки-монг. хәрби традициясендә «колонна» – төбендә коол «үзән; фарватер» (к. Кул II ): урта кулга картрак сугышчыларны куйганнар, урта кул атака өчен түгел, дошман һөҗүменә каршы, майтару (оборона) өчен тәгаенләнгән; чаг. үзб. (ЎХШЛ: 202) ўрта қўл «урта бармак».

Төр. orta «яничәриләр полкы» сүзеннән рус. рота сүзе килеп чыккан дигән фикер бар (к. Радлов I: 1064). Хәз. рус этимологиясендә бу фараз кире кагыла. Урта, уртак һәм урда бер нигездән дигән фикер дә бар.



Предыдущая статья            Следующая статья