Тэтимол 2015

УРТ, себ. (Радлов I: 74; ДС I: 9; Тумашева 1992: 32) аурт, ауртқы «внутренняя часть щеки; дёсны» > удм. урт < гом. кыпч. урт, уwырт, алт. уурт, төркм., үзб. оwурт, госм. (Радлов I: 74) аwурт, төр. avurt, төр. диал. urd «урт». К. ш. ук аз. урут, як. омурт id. Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 407–409) бу сүзне оп- «убу» (к. Уп-у ) сүзеннән димәкче, ләкин к. яз. монг. (Поппе 1938: 108) aγurči-ba – чыгт. aurtladı «уртлады; эчте», димәк борынгырак яңгыраш *ағурт, шуннан сингармоник чылбырларга туры китереп, оғурт > оwурт > тат. уырт > урт килеп чыккан (а – у > о – у чылбырлар күчеше төрки телләрдә еш күзәтелә). Югарыда китерелгән ауртқы варианты аурт- дигән фигыль дә булганлыгын күрсәтә шикелле.

Тат., башк. телләрендә көтелгәнчә ŏрт яңгырашы юк, андый яңгыраш тик каз. телендә бар. Тат. телендә, күрәсең, урт элгәрге уырт яңгырашыннан кыскарган. Гомумән, аwырт < ағурт, ихтимал, бор. монг. *ағур-ут «яңаклар» ← бор. төрки йағур «ике яңак, авыз» (чаг. чув. çăвар < *җаwыр < *йағур «авыз») сүзеннән киләдер. Монда, әлбәттә, ачыклыйсы урыннар күп. Һәм бүтәнчә фаразларга да урын бар. Räsänen 1969: 9.

Дерив.: уртлы, уртсыз (биологик терминнар); уртла-у (шуннан – уртлам ).



Предыдущая статья            Следующая статья