Тэтимол 2015

УРСАЙ, урсий, урсәни (ТТДС I: 456; ТТДС II: 330) < урыс анай, урыс әней «крёстная мать», үрсәти < урыс әти «крёстный отец» (у кряшен) – бу сүзләрдә урс-, әлбәттә, урыс (к.) сүзеннән. Һәм алар билгеле бер чорда керәшеннәрдә һәр туган баланың урыс әнисе, урыс әтисе булырга тиеш дип, куелуы турында шаһитлык итәләр.

Урыс илатының шул рәвешчә татарларны контрольләп торуы керәшеннәргә генә карамаган. Күп кенә төбәкләрдә һәр зур татар авылы янына кечкенә булса да бер урыс авылы утырту гадәттә булган. Шәхсән мин шундый ике авылны яхшы беләм: хәз. Башкортстанның Юрмаш буе татар авылларын контрольләү өчен Баран һәм Куян дигән ике кечкенә урыс авылы куелып, тегермәнче һәм тимерче шулардан билгеләнә иде. Бу авыллардан утыз километр көньяктарак урнашкан Көмәрле дигән зур башкорт авылы янында да бер егерме өйлек балыкчылар авылында руслар яши иде...



Предыдущая статья            Следующая статья