Тэтимол 2015

УРПАН «глазомер», урпанла-у (Будагов I: 121) «приблизительно оценить величину, размеры, качества и т.п.» ← иске тат. (К. Насыйри) урпан «ат маклеры» << фар. ах̣урбāн «ат белгече (тышкы кыяфәтенә карап атның сыйфатын әйтеп бирүче)». Тат. (миш.) урпаннары бөтен Рәсәйдә танылган булган.

М.Р. Федотов (I: 287) урпанла- «чамалау», урпанлан- «кемнән дә булса шикләнү, шик астына алу» сүзен арба-у (к.) белән бәйли, ләкин монда ышандырырлык мәгънәви багланыш күренми. М.Р. Федотов үз фаразын мар. арпанла- «искәрү» сүзе белән чагыштырудан чыгара, күрәсең, ләкин ул мар. сүзе бер генә ядкәрдә дә юк (ул сүз хәтта үтә тәфсилле Ф.И. Гордеевның мари теленең этимологик сүзлегендә дә теркәлмәгән) һәм аның яңгырашын вә мәгънәсен дөреслисе бар. Безнеңчә, әлеге чув. сүзе тат. теленнән алынган.



Предыдущая статья            Следующая статья