Тэтимол 2015

УРНА-У (ТТДС I: 456; Тумашева 1992: 226) «помещать; помещаться, занять место» < гом. кыпч., уйг., чыгт., угыз. орна-, кырг. орно- < бор. төрки (Боровков 1963: 237; ДТС: 371) orna- id. ← гом. төрки урын < орун (к. Урын ). Урна-у бик борынгыдан килә (ләкин тат. теленең үзендә дә ясала алган булыр иде) һәм төрле (тат. телендә булмаган) мәгънәләргә ия, мәс., алт. (Баскаков 1972: 236–237) орна-, орно- «урыннан алу, алмаштыру»; бу сүз монг. һәм тунг.-маньч. телләренә дә киң таралган, к. ССТМЯ I: 19; Будагов I: 129

Дерив. (к. ССТМЯ I: 456): урнал-у, урнат-у; төп фигыльдән киңрәк кулланылучан урнаш-у ; иске тат. урнак (< бор. төрки ornaq < ornaγu).



Предыдущая статья            Следующая статья