Тэтимол 2015

УРМАН «лес», (Тумашева 1992: 226) «ель» < гом. кыпч., уйг., чыгт., угыз. орман < бор. төрки (ДТС: 371) orman «урман», чув. вăрман «урман; агач; аклан» Э.В. Севортян буенча (ЭСТЯ I: 472–473), тохар. or «агач, утын» сүзенә -ман кушымчасы ялганып ясалган. Ләкин к. «Төхфәт әз-зәкия»дә (1968: 268) аарман «зур ябалдашлы агач», аарманлык «урман, урманлык» (димәк, урман – әрәмә охшашлыгы очраклы түгел). Безнеңчә, урман < *аурман < ағурман//эгүрэмэн < агуу үрэмэн «зур тайгы урман» сүзеннән булса кирәк (к. Ахметьянов 1980: 87–95), к. монг., эвенк. аги, агуу, айу һ.б. «зур, киң җәелгән» һәм тунг.-маньч. үрэ «таулык, урман; урманлы таулар» (к. ССТМЯ I: 13, II: 289). Чаг. башк. диал. (БТДҺ: 127) йурмә «куе урман»; урман, ахыр чиктә, әрәмә, әрем һәм имән (үзара якын кардәш) сүзләре белән тамырдаш; к. ш. ук маньч. эрэмун «әрем» (к. ССТМЯ II: 467).

Орман сүзен тохар теленнән чыгару тарихи вазгыятькә дә ятышмый: бай топонимик тәҗрибәгә ия булган төркиләр нишләп «урман» мәгъ. сүзне утрак тохарлардан алырлар иде икән?

Бу сүзне угор (ханты-манси) телләрендәге ур маң «калкулыклардагы сазламыксыз әйбәт урман» (ур «тау» сүзеннән) дип аңлату да (к. И. Ромбандеева. Названия разновидностей гор в мансийском языке // СФУ №4, 1987: 271–274) күп сораулар тудыра: нәрсә ул маң? Нишләп бор. төрки язмаларда ук orman сүзе бар? Әгәр ул угор телләреннән алынма булса, ни өчен бор. төрки urmaŋ түгел? К. ш. ук Аникин: 590 (арытабангы әдәбият күрсәтелә). Гомумән, урман, орман сүзләре күп күрше телләргә үтеп кергән.

Дерив.: урманчы, урманчылык; урманлы, урмансыз; урманлык. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья