Тэтимол 2015

УРЛА-У «красть, своровать» < гом. кыпч., алт. урла- (кырг. уурда-) id. – шуннан тат. диал. ŏрла- id., закончалыклы яңгыраш, урла- исә бүтән кыпч. телләренннән кергән.

Урла- сүзе төрлечә килеп чыга ала: 1) тат. диал. (Тумашева 1992: 212, ДС I: 203) ур, уры «карак, угры» сүзеннән, чаг. чув. вăрă «карак» → вăрла- «урлау», тув. оор «угры» > оорла- «урлау»; 2) ком. уру, хак. оғыр «урлау күренеше» → оғырла- «урлау», 3) бор. төрки (ДТС: 363–365) oγur «форсат, ысул, әмәл, хәйлә» → oγurla- «форсаттан файдалану; урлау» (> уйг. оғурла- id.). ЭСТЯ I: 412–414; Федотов I: 119 (рус. вор сүзен дә чувашчадан ди; бу хакта бай әдәбият бар).



Предыдущая статья            Следующая статья