Тэтимол 2015

УРДА «орда, государство кочевников», диал. (Башкортстан) урда «таган, таганок (над костром)» ~ башк. урҙа id., ш. ук «өйдә әйберләр элеп куя торган колга, матча, өрлек» ~ гом. төрки орда, ордо (кыпч., чыгт., уйг., хак. телләрендә), ōрду, орду, орту (бор. чыгт. һәм угыз телләрендә) «сарай; дәүләт үзәге; зур дәүләт; армия». КБ телендә бер урында орду «амбар, келәт», бүтән бор. телләрдә «резиденция; сарай». Гомумән, тарих дәвамында бу сүз (ДТС: 370), Евразиянең күп телләренә кереп, исәпсез күп яңа мәгънәләрдә кулланыла. Шулардан берсе – урду (теле) «Пакьстанның дәүләт теле».

Г.Ф. Благова буенча (Благова 1975: 9–20), урда < орда һәм тат. урта < гом. төрки орта (к. Урта ) гомоген сүзләр. Болар рәтендә, безнеңчә, уртақ < ортак (к. Уртак ) сүзе дә тора, к. түбәндәгеләрне:

– яз. монг. ordun, хәз. монг. ордон «урда»; монг. диал. ордуң «урта»;

– тат. диал. (ЗДС: 506, 684) ōртан, ōртамық, уртан, гом. төрки ортуң һ.б. «урта, уртадагы»;

– тат. уртақ < гом. төрки ортақ, бор. төрки (ДТС: 373) ortaq, ortuq «иптәш, кәсептәш», ortaqï «уртадагы»; урта гасырларда (Velidi: 309–311, 445) ortaq «сарайның сәүдә оешмасы», шуннан соң гомумән «сәүдә компаниясе» («сәүдә компаниясе» > «иптәш» мәгъ. күчеше рус. сотоварище > товарищ сүзендә дә күзәтелә).

Урда < орда төрки телләрдә (тат.-башк. сөйләшләрендә, к. ш. ук ДТС: 370) «җәнлек өне (чокыры)» мәгъ. дә кулланыла. Безнеңчә, бу сүз бор. төрки ядкәрләрендәге (Velidi: 18; Kırzaoğlu: 4; Ögel: 150) ortaγ һәм kürtaγ (Вәлиди буенча ortak һәм kürtak) дигән бор. төрки бер үзәк атамасы булган булса кирәк. Бу тауларның кайда булганлыгы тур. бәхәсләр бара. Танылган кытай тарихчысы Сыма Цянь (б.э.к. II г.) буенча, хәз. Төньяк Монголиядә (нәкъ бор. уйгурлар яшәгән төбәкләрдә) «Җир тәңресе тавы» һәм «Күк тәңресе тавы» булган (к. История татар 2002: 387). Ул тауларда, Үзәк Азиядәге гадәт буенча, казып-чокып җир куенында эшләнгән сарайлар, гыйбадәтханәләр-урлар булгандыр (чаг. мәшһүр Дуньхуан мәгарәсе), к. Ур. Будагов I: 124; Фасмер III: 150; ЭСТЯ II: 470–472. Мәзкүр сүзнең чув. телендәге үзенчәлекле мәгъ. турында к. Михайлов: 131; Димитриев 1959: 53; Федотов I: 59 (чув. арта < рус. орда, ордынская овца «куй» тур.)

Русча әдәбиятта Казанская Орда дигән тәгъбирне очратырга туры килә: бу фәнни караштан дөрес түгел – Казан ханлыгы күчмә түгел, утрак халык дәүләте булган һәм ул урда, орда дип тә аталмаган. Рус. сөйл. орда «мәҗүси халык (вәкиле)» һәм орда «күпбалалы гаилә» тур. Аникин: 97, 427.

Дерив.: урдалы, урдасыз.



Предыдущая статья            Следующая статья