Тэтимол 2015

УРАН – этноним группы татар на юге Пермской области – бу кабиләнең Харәземнән килгәнлеге ачык билгеле: ураннар – каңлы кабиләсенең бер өлеше (гомумән oran этнонимы антик ядкәрләрдән үк мәгълүм) XIII г. башларында Харәзем шаһларына каравылчылык хезмәтендә булган, к. Velidi: 161, 344 (әйтергә кирәк, З. Вәлиди ураннарны «башкортлар арасында яшиләр» ди, ләкин «башкорт» дими). Уран-Гәйнә сөйләше аерым лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Тарихта танылган харәземшаһ Мөхәммәтнең әнисе (шулай ук атаклы) Түркән хатын уран кабиләсеннән дигән фикер бар (В.В. Бартольд), тик икенче бер версия буенча ул, баяут = баяулар (утраклар) кабиләсеннән (Velidi, Op. cit.: 432). Ураннар, Мөхәммәт шаһ тар-мар ителгәч, «иштәкләр арасына» килеп сыенганнар (Әбүлгази). Хәзер уран һәм иштәк атамалары синоним диярлек, к. Иштәк.



Предыдущая статья            Следующая статья