Тэтимол 2015

УРАМ «улица» > чув. урам, орам, мар. урам, урем, удм. диал. урам id., морд. М. орам «җыелыш, мәйдан» < гом. кыпч., үзб., чыгт., уйг. орам, кырг., алт. ороом «урам», кырг. ш. ук «артбакча, сулык читендәге куе куаклыклар» (чаг. Урай ), хак. ором «кальга, кирмән», госм., үзб. диал. урам ~ бор. чыгт. (Боровков 1963: 9) урам «квартал; торлак, шәһәрчек», бор. төрки (ДТС: 370, Малов I: 438) uram «урам», каз. (Радлов I: 1052) орам «биләмә» һ.б., к. ЭСТЯ I: 601 (Э.В. Севортян беренчел мәгънә итеп «шәһәрчек, утрак яшәү урыны, колония» дип күрсәтә), иске фар. (Очерки истории культуры Средневекового Ирана: 235) урам «почта станциясе, ямыл», нуг. диал. (В.А. Мошков) орам «капка» һ.б. Ура-у сүзеннән булырга мөмкин, ягъни беренчел мәгъ. «ямылчылык системасында бер урап кайтырлык ара → ямыл станциясе». Кадим заманнарда ямыл станцияләре ныгытма, кирмән рәвешендә булган, «капка» мәгъ. шуннан килә (чаг. Кабак ). Барча мәгънәләренең ретрофокусында урам сүзенең элгәре уғрам «очрашу урыны» (к. Угра-у, Угыр ) сүзе дә шәйләнә. Ләкин конкрет алганда андый сүз безгә билгеле түгел. Федотов I: 284 (материалы бай түгел); Нұрмағамбетов: 94 (төрле фаразлар китерә). Гомумән, бу бор. тарихи сүзнең этимоны ачылмаган.

Дерив.: урамлы, урамсыз; урамчы; урамчык.



Предыдущая статья            Следующая статья