Тэтимол 2015

УРАЛ «горы и река Урал», (у писателя XVIII в. Муслими) «климатический пояс» (перевод перс.-араб. слова икълим «один из историко-климатических областей Старого света»). Елга исеме буларак Урал XVIII г. бирле генә кулланыла, этимология өчен тау (тәүдә бер тау сырты, соңыннан – гаять зур тау системасы) атамасы гына кызыклы. Бу топоним тур. йөзләрчә мәкалә һәм пассаж язылган, әмма уртак фикергә киленгәне юк. Күпчелек төрки урал < орал «урама, билбау» сүзеннән дип уйлый, чөнки рус чыганакларында Урал таулары күп тапкырлар «каменный пояс» дип аталган һәм сүз төрки (тат., башк.) теленнән калька булуы бик ихтимал. Фасмер IV: 166; Матвеев 1961: 25–30; Ястребов 1979: 163–171; Аникин: 586–587 (бай әдәбият күрсәтелә); Ромбандеева 1987: 271–274 (Урал сүзен манси теленнән димәкче).

Башк. Урал батыр исеме, әлбәттә, икенчел, чагыштырмача яңа тәгъбир. Урал батыр дастаны асылда монг. халыкларының Кэзэр ~ Гэсэр (к. Гизәр ) дигән эпосының бер чагылышы – алардагы уртак моментлар шул фикергә китерә. К. Munkaсsi В. Der Kaukasus und Ural als Jurtel der Erde // KSz. 1900, N 1. Моңарчы әйтелгән фаразларга шуны өсти алабыз: нугай җырларында Урғал «Урал» << бор. монг. oruγal «билбау»! Урал тирәсендә яшәгән күп халыкларда Урал тавы «таш» мәгънәсендәге сүз белән белдерелә: коми. Из, нен. Пэ, хант. Кew, манси. Нор шундыйлар. К. тат. җырында: Безнең яклар таш Урал, шаулап ага ташулар. К. ш. ук Мурзаев 1984: 579–580.



Предыдущая статья            Следующая статья