Тэтимол 2015

УРАЙ I«вал со рвом» < *ур айы, к. чув. ай «ас, аскы як»; бу сүз – ай тат. телендә дә булган, к. диал. урманай «урман асты (ышыгы)». К. Ур.

Бу сүзне тув. уургай «ям, бунт (иген, ашлык саклау өчен баз)» сүзе белән дә чагыштырырга мөмкин, ләкин урай – хәрби объект булган, моны төрле төбәкләрдәге урай «ныгытма, кальга» мәгъ. топонимнар күрсәтә (мәс., Татарстанда Троицкий Урай, Урай дигән татар, чуваш авыллары һ.б.). Рус. диал. урай «дугай, елганың элекке юлыннан калган кәкре күл яки култык» сүзе дә шуннан шикелле, чаг. каз. ураңқай (ҚТДС: 355) «махсус кечкенә (бер кешелек) өй, зимләнке».



Предыдущая статья            Следующая статья