Тэтимол 2015

УРАЗ (Будагов I: 120) «счастье», «языческий бог счастья» ~ чыгт. ураз, гом. кыпч. ороз «язмыш, бәхет, кот», төр. oraz «кот» < бор. фар. роз «көн, кояш; бәхет; бәхет тәңресе» сүзеннән, к. ш. ук Ризык, Рыскал, Ырыс.

«Бәхет тәңресе» буларак, элегрәк (XIX гасыргача) ураз сүзе антропонимиядә еш кулланылган, шуннан Уразай ~ Рузай, Уразбакты, Уразкилде (ш. ук Килдураз), Уразман «бәхетле», Уразмәт (< Уразмәмәт < Уразмөхәммәт) һ.б. хәзер фамилияләрдә саклана торган исемнәр килә. Хатын-кыз исемнәре арасында Уразбикә, Уразгөл һ.б. очрый. Уразлан (< Уразлы олан?), Уразланбик исемнәре дә булган (Д.Б. Рамазанова мәгълүматлары) һәм шуннан рус. Руслан < Еруслан исеме дә килә. Рус. разгильдяй «ялкау; сөрхәнтәй» сүзен Алтын Урда чорындагы Уразгилдей исемле кешегә нисбәтлиләр (Попов 1957: 35). Топонимикада Уразлы дигән авыл, елга-күл исемнәре очрый. Урыссу дигән зур авыл атамасы Уразсу дигәннән һ.б.

Күп кенә хезмәтләрдә иске кыпч. урус исемен (берничә Урус хан билгеле) рус сүзенә нисбәтлиләр, ләкин, безнеңчә, бу исем уруз < руз, роз «көн, бәхет» сүзеннән булырга тиеш (рус сүзе исә бүтәнчә аңлатыла). К. ш. ук түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья