Тэтимол 2015

УРА «ура!» (возглас, с которым идут в атаку) ~ рус., укр. һ.б. слав. ура, ним. hurra, hurrah, инг. hurrah, hurray һ.б. М. Фасмер (IV: 106) иске нимес теленнән чыгара; ләкин күп кенә этимологлар бу сүзне төрки-монг. телләреннән килгән диләр (к. төр. ur, ay «ор, әй»; төрки-монг. уран (як. урä) «оран; сөрән», тат. ура! – «дошманның флангларын урап һөҗүм ит»). Гомумән, Европа телләрендә бу сүз XVIII г. гына активлашкан, к. Kluge: 428.



Предыдущая статья            Следующая статья