Тэтимол 2015

УПУТ, упыwыт (ЗДС: 681) «рейс, однократная езда (туда и обратно); отрезок рабочего времени» – бу сүзләр бер-берсеннән ерак урыннарда теркәлгән. Күрәсең, элек алар киңрәк таралган булгандыр (аларның нигездә бердәйлеге шик уятмый). ЗДС авторлары бу сүзләр рус. путь дигәннән дип күрсәтәләр, ләкин, әгәр алар русчадан булса, обвод яки обход сүзләреннән килүе ихтималлырак. Чаг. ш. ук Уп.



Предыдущая статья            Следующая статья