Тэтимол 2015

УП-У(упты, убу) «проваливаться; всасывать в себя» (беренче мәгънә асылда җир убу сүзеннән эллипсис, ләкин бу хәл онытылган) < гом. кыпч., алт. оп-, төр. op-, up-, як. уоп-, чув. вуп- < бор. төрки (ДТС: 368) ор- «йоту» һ.б. монг. уу-, тунг. уw- «эчү, суыру» белән чагыштырыла (к. ЭСТЯ I: 464–465). Этимологлар уп- < оп- тамыры белән үп- < öп- тамырдан (к. Үп-ү ) бердәй дип тә карыйлар, ләкин, безнеңчә, мондый раслауга нигезләр җитми. Сүзнең исем коррелянты бар: каз. оп «асты куыш төш, куышлык».

Уп- продуктив нигез: убыл-у; упкын ~ чув. вопкăн, вупкăн «убыр, явыз рух»; убыр ~ чув. вопăр, вупăр; диал. (Тумашева 1992: 225) упқақ (~ кырг. опқоқ) «тирән сазлык», диал. (Akb: 71) упла-у «берьюлы йоту», (ТТДС I: 455) уплық-у (уплыкты, уплыгу) «эчкә батып керү (терлекнең тән әгъзалары тур.)» һ.б. Уптым, илаһи фразеологизмы рус. «провалюсь на месте, (если)» сүзеннән калька.



Предыдущая статья            Следующая статья