Тэтимол 2015

УҢКЫ «кольцо у коновязного столба (к которому можно привязать несколько лошадей)», күч. «объединённый участок поля и луга, принадлежащий нескольким хозяевам» – кайбер сөйләшләрдә (к. ТТДС: 460) уң дип халык этимологиясенчә кыскартылган, шуннан уңдаш, уңдашлык «уртакка эшләү» > мар. (Упымарий: 145) оң, оңго «элмәк; үзенә берничә тәңкә тагылган боҗра», уңгы, оңгы id., ш. ук (к. Саваткова: 157) «күршеләр союзы», чув. ункǎ, каз. уңқы «уңкы; утырган кешеләр түгәрәге; боҗра» > башк. диал. ŏңғŏ «чалгы беркеткеч боҗра», чаг. Оңгы .

Уңкы сүзен гар. ‘унқ «боҗра» сүзе белән чагыштырып карарга мөмкин: к. ш. ук каз. оңқай, кырг. оңқо «ашыкның тик тору хәле» < фар. ‘анкā’ (? к. Räsänen 1969: 514); Федотов (II: 281) төрле фаразлар китерә (тик тат., башк. сүзләрен белми). Венгер һәм фин галимнәре бу сүзне санск. oñko «элмәк» белән чагыштыралар – шуннан ук фин. onki id. диләр. Безнеңчә, уңкы һәм оңгы сүзләре контаминациягә керешеп, төрле мәгънәләр пәйда булуына китергән.



Предыдущая статья            Следующая статья