Тэтимол 2015

УҢАЙ, диал., башк. уңгай > ŏңгай > ыңгай «попутный; положительный; удобный, лёгкий (о труде и т.п.)», «направление», «по (дороге)» > чув. ункай, ăнкай, ăмкай (кайбер чув. сөйләшләрендә аффикска әверелгән) id., мар. (Упымарий: 145 һ.б.) оңай «кызыклы», «җай; уңайлы, җайлы», удм. (Насибуллин: 150) ъңгай «даимән, беруңай» < гом. кыпч., алт., уйг. оңай, кырг. оңой, хак. оой < бор. төрки (ДТС: 367–368) oŋa, oŋaj «җиңел; дөрес; Юпитер планетасы» – әлбәттә, уң < оң сүзеннән, тәүге варианты *оңқай (*қай «юнәлеш, юнәлгән тарафың») булса кирәк.

Уңай продуктив нигез: уңайлы, уңайсыз; уңайлык, уңайсызлык; уңайла-у; кайбер төрләнеш формалары лексикалашкан: уңайга, уңаена, уңаеннан һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья