Тэтимол 2015

УҢ «правый; лицевой (о стороне); успешный (о делах); передняя сторона, перед» (күз уңында «күз алдында») < гом. төрки оң, як. (Пекарский: 3020) уңа, ума id., чув. ум «ал як» – иң «төп төрки» сүзләрнең берсе. Бүтән телләрдә аның бәхәссез параллельләре табылмый диярлек: мар. оң «күкрәк» төрки телләрдән. ЭСТЯ I: 456–461 (Э.В. Севортян öң «үң» сүзен оң сүзенең соңрак килеп чыккан палаталь варианты итеп карый, к. Өң ).

Уң- продуктив нигез: диал. уңал-у, уңар-у; уңлы, уңлык; уңагай (сулагайның антонимы). Төрле мәгъ. һәм дериватлар тур. Будагов I: 149–150.



Предыдущая статья            Следующая статья