Тэтимол 2015

УМЫРТКА «позвонок», умыртак «позвоночник» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. һ.б. омуртқа (нуг., каз., к.-калп. омыртқа), хак. омыртха, омырха, чулым. омырға, төр. диал. omurγa id. кайбер телләрдә (кр.-тат., кар., төркм. һ.б. к. ЭСТЯ I: 463) оңурға вариантына ия. Бу хәл умрау һәм умыртка сүзләренең гомогенлыгына шик уята. Ләкин, һәрхәлдә икенчел кимәлдә булса да, бу сүзләрнең этимологик мөнәсәбәтлелеге шиксез. К. Умрау.



Предыдущая статья            Следующая статья