Тэтимол 2015

УМЫРЗАЯ[ум ы̌рзайа] «подснежник», кайбер сөйләшләрдә «горицвет» ~ башк. (БТДҺ: 204, 254, 361) қумырзыйа, умырҙайқ, умырзыйа, үмәрзайа, үмәрзәйә – Урал артында (Г. Теләш), Урал регионында (БТДҺ: 74, 76–77) ғөмөр(ө) зайа дип атала (чәчәге бик тиз коелучан булуыннан дип аңлатыла), к. ш. ук нуг. öмирзайа «утчәчәк». Безнеңчә, гомере зая (чәчәк) дип аңлату – халык этимологиясе. Сүзнең этимоны фар. хумри (> кырг. кумры, кумуру) «җете кызыл чәчәкле үлән» сүзе белән баглы булса кирәк (хумри зиаһ «кыр ут чәчәге», фар. зиаһ «кыр, ялан»).



Предыдущая статья            Следующая статья