Тэтимол 2015

УМРАУ[умраw], умырчау, умыра «ключица»; (Тумашева 1992: 225) «верхняя часть груди» < гом. кыпч.: каз. омырау, нуг. омырав, к.-балк. омурау, ком. омурав, кырг. омуроо id., алт. омуру, хак. омырығ «умрау; умыртак, сын» < *омуруғ ~ *омуруғу ~ яз. монг. omuruγun «умрау», к. ш. ук төркм. омурдан «кулбаш»; чув. ăмăр ~ хак. диал. омыр «хайван (башлыча – ат) күкрәге»; чув. (Ашмарин IV: 39–41) ăмра, ŏмра «ат күкрәге» татарчадан булса кирәк. Төр. om «сөякләрнең тупак очы», omа «бот сөяге», omur «умыртканың бер сөяге», omurga «умырткалык», omuz «умрау» (-z/-з варианты тат.-башк. даирәсендә генә юк, ул барча кыпч. һәм угыз телләрендә очрый).

Умыраw, бүтән бик күп очраклардагыча, төбендә исем фигыль – *умыра-у сүзеннән булса кирәк, аның төп мәгъ. «(сөякләр) тоташу, күкрәк читлеген хасил итү; гомумән тоташтыру, тоташтыргыч һ.б.ш.» булган һәм бу фигыль умыр < омурғ «(сөякләр) тоташмасы, күкрәк читлеге» (> омуз) сүзеннән ясалган (омур-а-), үз чиратында омур < *омурғ бор. гом. төрки ом «сөякнең йомры башы; ике сөяк тоташкан төш», ш. ук. «ике сөяк тоташу» сүзеннән ясалган, к. Умыртка, Умыр-у.

Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 453–455) ум < ом тамыры гом. төрки öң һәм оң «алгы як, уң» сүзләре белән контаминациягә кергән дип исәпли. К. ш. ук Räsänen 1969: 361–362; Федотов I: 82–83.

Умрау сүзенең реаль деривациясе юк диярлек.



Предыдущая статья            Следующая статья