Тэтимол 2015

УМАЧ «затируха; похлёбка с клёцками» > мар. (Исанбаев 1978: 35) умач ~ башк. умас, ком. увмач, каз., к.-калп. умаш, умақ, кырг. омоч, үзб., таҗ. умач, омач, төр. отас < оγтас id. ← оγ- «уу» (-мач – ашамлык атамалары ясагыч кушымча). Тат. диал. (ТТДС I: 451) умақ «вак кабартма» ~ төр. oğmak, oğmaç «умач төре» – умач сүзенең паронимы (-мак аффиксы да ашамлык атамалары ясалуда кулланыла). Хайрутдинова 1993: 76–77.

Дерив.: умачлы, умачсыз; умачлык.



Предыдущая статья            Следующая статья