Тэтимол 2015

УМАРТА, диал. (Будагов I: 158) умарда, (ДС II: 147) ŏмурты, (ДС I: 135; ДС III: 11 һ.б.) мурта «улей, борть», марта (Гобәйди), диал. (ТТДС I: 300, 309) марта, мурта, себ. (Тумашева 1992: 225) умōртō «пчела» ~ удм. уморта «бүкән умарта», мар. (Упымарий: 143) омарта, чув. (Сергеев 1968: 40) марта «умарта» ~ каз., кырг. диал., уйг. омарта «умарта, киләк» (татарчадан булса кирәк) ~ абаз. мартан «умарта; кәрзин».

Яңгырашы буенча умарта икенчел, мурта < *омурта элгәргерәк; чаг. рус. диал. бортя «чолык», бортень «буш умарта» (чаг. тат. сыерчык умартасы = оясы); рус. сүзләре гом. слав. характерда, к. пол. barc, чех. брт «умарта». Әмма тат. умарта < *омурта сүзен русчадан дип раслауга фонетик киртәләр бар: рус. борть (бор. рус. бърть, боръть) > төрки *бöрт > тат. *бүрт > *мүрт булыр иде, хәлбуки андый төрки вариантлар беркайда да теркәлмәгән. Рус-слав. һәм тат.-кыпч. (абазин сүзе кыпчакчадан) вариантлары уртак бер чит чыганактан килүе дә мөмкин. Бу сүзне бор. һинд-ир. martgan, murdan «кешеләр, халык» сүзеннән дә чыгаралар (умарта – бал корты күче халыкка охшатыла: шуннан мордва, удмурт этнонимнары ясалган).

Дерив.: умарталы, умартасыз; умарталык.



Предыдущая статья            Следующая статья