Тэтимол 2015

УМАК (Җ. Вәлиди) «компания; завсегдатай какого-либо места встреч для времяпровождения; компанейский (человек)» ~ уйг. öмәк id. Төрки телләрдә умақ ~ омақ яңгырашында берничә сүз йөри: к.-балк., уйг. омақ «купшы; мөлаем, чибәр»; хак., тув. омақ, алт., кырг. омоқ «теремек, терчә», лобнор. омак, омоқ «горур», нуг. омақ «булдыксыз; тик йөрүчән»; чыгт. омақ «нәсел, зат, фамилия», як. омуқ ~ эвенк. омук, омог ~ калм. omg «кавем, ыру; чит ыру» < бур., монг. омог, обог, обуг, яз. монг. omuγ, obuγ id. (к. Аникин: 425). Тат. умак мәгъ. җәһәтеннән уйг. сүзенә якын, ләкин веляр яңгырашта; бүтән мәзкүр сүзләр яңгырашта тат. сүзенә бик бап, ләкин мәгънә җәһәтеннән читтәрәк. К. ш. ук Будагов I: 158; Räsänen 1969: 361; ЭСТЯ I: 452–453; ССТМЯ II: 18.

Дерив.: умакчы; умакчыл.



Предыдущая статья            Следующая статья