Тэтимол 2015

УЛ-У иск. «быть» < угыз. (кр.-тат., төр., аз. һ.б.) ол- (< вол- < гом. төрки бол-) id. Бул-у фигыленең артык күп мәгъ. булуын искә алып булса кирәк, төрки телләрдә язучылар XII г. башлап һәр җирдә ул- < ол- фигылен кулланып килгәннәр; тат. әд. телендә ул- XX г. башында да бик актив кулланылган. Ләкин бу ул-у халык теленә кереп урнашмаган. Хәлбуки ул-у фигыле еш кына саф тат. морфологик парадигмасында килгән (улган, улырдай, улырлык һ.б. угыз телләрендә юк). Ул-у һәм бул-у сүзләренең (мәгънәләрен аерып) кулланырга омтылышлар (бер үк текстта һәр икесен, ләкин төрлерәк мәгънәдә куллану), мәс., З. Һади әсәрләрендә сизелә, ләкин алар дәвамын-үстерелешен тапмаган. Хәз. телдә ул-у иске телгә стилизация өчен кулланыла. К. Бул-у.

Ул- < ол- < вол- күчешләренең реальлегенә тат. диал. (ТТДС I: 329) улҗал << булҗал (к. Бүлҗәл ) мисалы да ышандыра: бу очракта да у- < ву- < во- < бо-. ЭСТЯ II: 185–188 (тат. ул-у каралмаган).

Дерив. юк диярлек. Грамматик формалары бул- фигыленекенә тулысынча тәңгәл түгел: мәс., улдык (улдык-ым ~ улдыгым, улдыкы ~ улдыгы һ.б.) «булу хәле» формасына тәңгәл булдык кулланылмаган (булдык сүзе тат. телендә бөтенләй үзгә мәгънәдә, икенче бер сүз).



Предыдущая статья            Следующая статья