Тэтимол 2015

УЛҖА, (ЗДС: 680) улца, (Тумашева 1992: 162–163) ōлҗа, ōлца «военная добыча, трофей» < куман. olǯä, ком., к.-калп., кар., чыгт. олҗа, кырг. олҗо, каз. олжа, чыгт. олча, тув. олчо, башк. улйа һ.б. < яз. монг. olǯа (хәз. монг. олзон) «табыш, аслам, улҗа» > тунг. олǯи «әсир» ← ol- «табып алу». Räsänen 1969: 360; ЭСТЯ I: 446–447; ССТМЯ II: 13; Сафаров: 69.

Улҗа < олҗа сүзенең кайбер телләрдә (ком. һ.б.) «хатын, кәләш» мәгъ. булуы игътибарга лаек; к. ш. ук алт. олдьйог, олйо «әсир; богау».

Дерив.: улҗалы, улҗасыз; улҗалык; улҗала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья