Тэтимол 2015

УЛАК II, уланшақ (себ., яүшт. ЗДС: 679), «сын; ребенок», (Гиганов) «козлёнок» ~ төркм. овлоқ, куман., чыгт., уйг., төр. һ.б. оғлақ «кәҗә бәрәне, бәти», тик шор телендә һ.б. кайбер сөйләшләрдә генә «угыл, ул, бала»; бор. телләрдә үк (ДТС: 363) oγlaq «бәти» һәм oγlaγu «йомшак, нәфис; иркә һ.б.ш.». Җәди = Кучкар йолдызлыгын оγлақ дип атау бор. телләрдән хәз. төр. теленә кадәр дәвам итә. Күрәсең, тәүдән үк уғлақ < оғлақ < оғул-ақ «кечкенә» бәтиләр атамасы булган: бәтиләр бүтән йорт хайваннарына караганда балаларга күбрәк охшыйлар – тавышчанрак, хәрәкәтчәнрәк, кыюрак булалар. К. ш. ук Углак, Ылақ. Räsänen 1969: 358.

Уланшақ варианты улан-ушақ парлы сүзеннән бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья