Тэтимол 2015

УЛАК I«колода, корыто, жёлоб» – кыпч. (каз., нуг.) олық id., ләкин тат., башк. яңгырашы каз., уйг. олақ ~ бор. кыпч. («Шәҗәрәт әл-әтрәк») alaq, ulaq «бассейн, терлек сугару хәвезе», кр.-тат., госм., як., бор. төрки (ДТС: 366) oluq, чыгт. (Радлов I: 1024; Будагов I: 141) оғлуқ, оғлуғ «улак, кечкенә канал, бәҗ» (*оғ тамырыннан) сүзеннән. Чув. валак, волäқ, вулак ~ мар. валак ← мар. (Иванов, Тужаров: 25) вал, мар. кч. вол ~ венг. valu «улак, тагарак». ЭСТЯ I: 451–453 (Э.В. Севортян *ол тамырыннан ди), Федотов (I: 99, 130) бу сүзне чув. вулă, волă «көбәк, көпшә» ~ башк. ŏлŏн < бор. төрки olun «кәүсә» (к. Олын ) сүзләре белән бәйли. Гомумән, сүзнең этимологиясе юраулы: uγ- ~ оγ тамырының мәгъ. ачык түгел. Ихтимал, оқ ~ оγ «юнәлеш» сүзеннәндер: оғлақ «(су агымын) юнәлткеч» ← оғла- «юнәлтү», к. Ук I, II.

Дерив.: улаклы, улаксыз; улакла-у «улак рәвешенә китерү».



Предыдущая статья            Следующая статья