Тэтимол 2015

УКЫ-У «читать (исходное – громко читать), учиться» > удм. уке-, мар. окэ- «уку», чув. ухă-, укă-, ух- «дога кылу» < гом. кыпч. оқы-, куман., кырг., госм., чыгт., төркм. оқу-, оқа- id., бор. чыгт. (Боровков 1963: 235) оқı-, уйг. (Радлов I: 1008) оғы- «чакыру» >> чув. вула- «уку»; «уку → өйрәнү» мәгъ. күчеше фар. хандäн сүзендә дә күзәтелә һәм иске мәдрәсәләрдә уку методын – бер сүзне күп тапкырлар кычкырып кабатлауны чагылдыра. Морфологик җәһәттән уқы- < оқы- < *оққур- «тыңлату» булырга тиеш, ничек тә уқы- нигезе уқ- «аңлау; тыңлау» (к. Ук-у ) сүзе белән баглы; к. ш. ук (Радлов I: 991–996) уйг. һ.б. оқ, оқы «кычкырык, аваз; дан, данлау, дан җырлау; игълан», шуннан оқа- (оқ-а-) «чакыру» (чаг. алт. қычқыр- «кычкыру; китап уку»), чаг. яз. монг. (Поппе 1938: 365) uqa- «аңлау», тунг. оғат- «җырлау».

«Тыңлау» һәм «әйтү» мәгънәләренең керешүе уқ < оқ тамырының бик борынгылыгы тур. сөйли.

Дерив.: укыл-у, укын-у, укыш-у, укыт-у; укучы, укытучы; укымалы, укыгысыз, сирәк укыштыр-у һ.б. Чув. укăт- «кирәген бирү, тиргәү, тукмау һ.б.» < тат. сөйл. «иманын укыту» id. тәгъбиреннән эллипсис, к. Федотов II: 273; Räsänen 1969: 359–360.



Предыдущая статья            Следующая статья