Тэтимол 2015

УКУБА (ЗДС: 679) «окоп». Диалектологик сүзлекләрдә гадәттә русчадан диелә. Ләкин азактагы авазы бу фаразга бик көчле чик куя. Асылда бу сүз, мөгаен, Мөхәммәт пәйгамбәрнең, Мәдинәдән ерак түгел Укуба тавында ур «окоп» казып, Мәккә мөшрикләренә каршы сугышуыннан булса кирәк.

Тат. гади сөйләмдә рус. окóп сүзен акуп дибрәк әйтәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья